Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә онлайн заказлар өчен махсус склад булдырылачак

Әлмәттә «даркстор» оештырыла.

Инстаграмда  Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфирда якын арада Әлмәттә даркстор, ягъни курьерлар халыкка продукция китерү өчен онлайн-заказлар җыючы продуктлар белән махсус склад булдырылачагы турында сөйләде.

Тимур Дмитриевич хәбәр иткәнчә, бу проект Kazanexpress маркетплейсы өчен сынау проекты булачак. Заказларга җавап бирү һәм китерү вакыты, оештыручылар әйтүенчә, 15-20 минут булачак. Дарксторның уңай  ягы-продуктлардан алып, кер порошокларына кадәр заказать итәргә мөмкин булачак,аларга башка сатып алучылар кагылмый, ягъни бу «артык» контактларны төшереп калдыру турында сөйли, бу коронавирус пандемиясе чорында актуаль.
Хәзерге вакытта килеп туган мәсьәләләр буенча фикер алышу бара.
Әлмәттә беренче даркстор 2022 елның беренче кварталында барлыкка киләчәк
KazanExpress көндәлек азык-төлек продуктлары белән тәэмин итәчәк. Бу Әлмәттә беренче  булачак маркетплейс дарксторы булачак.


"Әлмәт моны башлап җибәрү өчен-идеаль шәһәр, монда Россиядә иң үсеш алган велосипед инфраструктурасы, һәр урамда велоюллар бар. Шәһәр мондый стартапны сынап карау өчен бик туры килә", - дип аңлатты KAZANEXPRESS генераль директоры Линар Хөснуллин.


Бәяләр, кибетләргә караганда, уртача алганда, 20% ка кимрәк булачак, аерым инфраструктура булдырылачак. Проект этаплап 2022 елның беренче яртысында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса