Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ел ахырына 954 янгын хәбәрчесен бушлай урнаштырачаклар

Районда ел башыннан бирле 491 янгын очрагы теркәлгән.

2021 елның 11 аенда Әлмәт районында 491 янгын очрагы теркәлгән. Аларда 19 кеше һәлак булган. Белгечләр автоном янгын хәбәрчесе янгынны вакытында күреп алырга һәм фаҗигане булдырмый калырга ярдәм итәчәк, дип ышана. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре ел ахырына 954 АДПИ җайланмасын бушлай урнаштырачаклар. 

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре янгын белдерү җайланмасын әлмәтле пенсионер ханым өчен бушлай урнаштырды. Җайланма кирәк булучылар исемлеген социаль яклау идарәсе биргән.  Мондый кечкенә прибор кеше гомерен саклап кала ала. Бу-автоном төтен янгын хәбәрчесе, яки АДПИ, шуларның 954ен бушлай урнаштырачаклар.

"Әйтик, 2016-2021 елларда ТР торак йортларында һәм фатирларында булган янгыннарның 84 очрагында, хәбәр итүчеләрнең мәгълүматларын эшкәртеп, вакытында янгын чыгу турында хәбәр ителде, бу 171 кеше һәм 66 баланы коткарды», - дип сөйләде районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Равил Хөсәенов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса