Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа билгеләү

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Айдар Каюмов билгеләнде.

15 ноябрьдә чираттагы уртак Әлмәт муниципаль районы Советы сессиясендә һәм шәһәр Советы утырышында депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Айдар Каюмовны билгеләү турында карар кабул иттеләр.

Айдар Марат улы Әлмәттә туган. «Нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләрендә икътисад һәм идарә итү» белгечлеге буенча Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген 2002 елда башлап, коммерция структураларында эшләгән.

2012 елның июленнән октябренә кадәр - Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе начальнигы.

2015 елның февраленә кадәр район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары булып эшли.

2015 елдан 2017 елга кадәр - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары. Алга таба эшен коммерция структураларында дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса