Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 107 литр күләмендә легаль булмаган хәмер тартып алынды

Алкогольне законсыз саткан өчен штраф күләме 200 000 сумга җитәргә мөмкин.

Әлмәттә ике кибет хуҗаларыннан 107 литр законсыз спиртлы эчемлек тартып алынган. Сатучылар продукцияне ваклап сатканнар. Шул ук вакытта сәүдә нокталарында кирәкле документлар һәм лицензия булмаган.

Лицензиясез алкоголь сатуның 2 очрагы 2021 елның октябрендә ачыкланды.

"1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкогольле продукцияневаклап сатуны тиешле лицензияләре булган оешмалар гына башкара ала",-дип хәбәр итте Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Наталья Васенькина.


Алкогольне законсыз саткан өчен штраф ике йөз мең сумга җитәргә мөмкин. Шул ук вакытта бөтен продукцияне конфискациялиләр. Сыра сату өчен генә лицензия кирәкми. Алкоголь сатып алганда, һичшиксез, чек бирелергә тиеш. Димәк, продукция легаль. 

"АнтиКонтрафактАлко дип атала торган кушымта бар. Ягъни федераль махсус экран маркасына урнаштырыла, ул сканерлана. Һәм сезгә бу продукциянең легальлеге яки аның нинди кибеттә сатылуы турында мәгълүмат шунда ук килә",-дип сөйләде Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Наталья Васенькина.

Ел башыннан Әлмәттә алкоголь әйләнеше өлкәсендә контрольлек итү буенча 149 чара үткәрелгән. Шуларның 57се полиция хезмәткәрләре белән берлектә. Мең ярым литрдан артык күләмдә легаль булмаган продукция  әйләнештән алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса