Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында Үзбәкстан Президентын сайлауда вакытыннан алда тавыш бирү узачак

Сайлауда Үзбәкстан Республикасының 200гә якын гражданы катнашачак.

24 октябрьдә Үзбәкстан Республикасы Президентын сайлаулар булачак. Әлмәт районында вакытыннан алда тавыш бирү узачак, ул 17 октябрьдә 8.00-14.00 сәгатьләрдә  узачак. Хәзер Әлмәт районында урнашкан Үзбәкстан Республикасы гражданнары өчен Яшьләр үзәгендә участок оештырылды. Сайлауда Үзбәкстан Республикасының 200гә якын гражданы катнашачак.

"Сайлаулар безнең традицион сайлаулар кебек үк, тавыш бирү, теркәлү, бюллетеньнәр, кабиналар, урналар, тавышларны санау бар", - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса