Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәттәге социаль-әһәмиятле объектлар төзелешенең барышын тикшерде

Район башлыгы белән бергә төзелә торган объектларда: ябык футбол манежы һәм район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге тикшерелде.

13 октябрьдә узган күчмә эшлекле киңәшмәдә «ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» оешмасы директоры Нияз Ситдыйков, ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, предприятие җитәкчеләре, подрядчы оешма вәкилләре катнашты.

 Каркас-тасмалы ябык футбол манежы, 20х40 метрлы футбол аланы һәм Шевченко -136 урамындагы административ бина төзелеше агымдагы елның апрелендә универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү республика программасы буенча башланган иде. Объектта инженер челтәрләрен урнаштыру, эчке бизәкләү, тент тарттыру буенча эшләр башкарылган. Бүгенге көндә төзекләндерү, тышкы челтәрләргә тоташтыру, җылылык трассасын урнаштыру эшләре бара. Манежны ачу агымдагы елның ноябрь уртасына планлаштырылган.


Шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча яңа заманча кабул итү-диагностика бүлеген проектлау башланды. ТР Министрлар Кабинеты боерыгы буенча «Әлмәт район үзәк хастаханәсе» ТР дәвалау учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасына керде. 2021 елга проект-тикшеренү эшләрен башкаруга һәм капиталь ремонтның 1 нче стадиясенә акча бүлеп бирелгән. 1 нче стадиягә кер юу һәм азык-төлек блогы кергән,  бинаны капиталь ремонтлау, җиһазларны алыштыру һәм модернизацияләү планлаштырылган.

 

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса