Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты

Драма театрында урнашкан 797нче сайлау участогына ул хатыны һәм балалары белән килгән.


- Безнең илдә уза торган теләсә нинди сайлаулар - бик мөһим вакыйга. Күпләр процессның әһәмиятен бәяләп бетермиләр. Чынлыкта, без якындагы биш елда илебездә иң төп карарларны кабул итәчәк һәм эшләячәк парламентны сайлыйбыз. Ил язмышы әлеге кешеләрнең ни дәрәҗәдә профессиональ булуларына, илдә ниләр булганын һәм нинди карарларга ихтыяҗ барлыгын аңлауга бәйле, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Тимур Дмитриевич журналистлар белән аралашканда.

Ул шулай ук сайлауларга гаиләсе белән традицион рәвештә килүен хәбәр итте. Балалар экологик акциядә дә катнаштылар, сайлау участокларында утильләштерүгә тапшырырга мөмкин булган файдаланылган батарейкаларны алып килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса