Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия фонды хәбәр итә

Гариза бирергә өлгер!

1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын кире кайтарырга була.

Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Әлмәт районындагы клиентлык службасы (бүлек хокукында) шуны искәртә: социаль хезмәтләр алу хокукына ия булып, хәзерге вакытта аның акчалата эквивалентын алучы федераль ташламага ия булучылар социаль җыелманы алу хокукын үзләренә кире кайтара алалар. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр тиешле гариза язып, аны МФЦга, алдан язылу буенча Пенсия фонды территориаль органнарына яки ПФР сайтында шәхси кабинет аша бирергә кирәк. Сайланган вариант белән бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

- рецептлар буенча савыгу максатларында кулланыла торган дару препаратлары, рецептлар буенча медицина эшләнмәләре, инвалид балаларга дәвалау туклануы өчен махсус продуктлар;

- төп авыруларны профилактикалау өчен санаторий-курортларда дәвалануга юлламалар;

- шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай бару һәм кире кайту.

Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукы булган федераль ташламага ия булучыларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, балигъ булмаган яшьтә фашизм тоткынлыгында булучылар, радиация йогынтысына дучар булган затлар арасыннан аерым категорияләр керә.

Шунысы мөһим! Дару препаратларын - дәүләт даруханәләре, төп авыруларны профилактикалау өчен санаторий-курорт дәвалавына юлламаны - социаль иминият фонды, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай бару һәм кире кайту хокукын РЖД бирә.

ПФР сервисларыннан һәм дәүләт хезмәтләреннән www.pfr.gov.ru сайтында гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә файдаланыгыз.

Клиентлык службасының кайнар линия телефоны 074

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса