Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы социаль-әһәмиятле объектлар төзелеше барышын тикшерде

Район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәт шәһәренең төзелә торган социаль-әһәмиятле объектларында булды.

Чарада "Татнефть" компаниясе генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Дмитрий Бакалдин, мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская катнашты.

Ябык футбол манежын һәм Шевченко136 урамындагы административ бинаны төзү агымдагы елның апрелендә аз чыгымлы спорт корылмаларын төзү республика программасы буенча башланды. Хәзерге вакытта объектта инженер челтәрләрен урнаштыру, эчке бизәкләү, тент тарттыру эшләре бара.

Урсала микрорайонында 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше 2020 елның җәендә «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында башланган.

Подрядчы оешма тарафыннан фундамент салу, дивар салу, түшәм плитәләрен монтажлау, тәрәзәләр урнаштыру, тышкы челтәрләр төзү, түбә урнаштыру эшләре башкарылган. Биналарның эчке эшләре, электрика, вентиляция монтажлау, территорияне төзекләндерү эшләре бара.

Объектларны 2021 елның көзенең икенче яртысында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса