Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аек булуга ни җитә

11 сентябрьдә Россиядә Аеклык көне билгеләп үтелә.

Эчкечелекнең сәламәтлеккә зыян салу гына түгел, ә гомерләрне өзерлек бәлагә әйләнергә мөмкин икәнлеге турында уйлансак иде.

Бу гади хакыйкать һәркемгә аңлашыла кебек. Тик сәрхүшләр саны кимеми. Кеше спиртлы эчемлекләрсез дә бәхетле булуын аңламый шул. Исерек чакта күпме генә матур иллюзияләргә бирелсә дә, айныгач, чынбарлыкның башка төрле икәнлеген күрә. Бөтенроссия аеклык көне алдыннан алкогольгә бәйлелек проблемалары турында медицина профилактикасы үзәге баш табибы Гаяз Муллахмәтов белән әңгәмә кордык.

- Гаяз Габдуллович, Әлмәт өчен эчкечелек проблемасы ни дәрәҗәдә актуаль?

- Ул бөтен дөнья өчен актуаль. Кешеләр шәһәр җирендә генә түгел, ә авыл җирендә дә хәмер кулланалар. Пандемия шулай ук статистикага тискәре өлеш кертте. Тынычлану максатыннан үзизоляция вакытында кешеләр актив рәвештә спиртлы эчемлек куллана башладылар. Һәм, ни кызганыч, ир-атлар белән беррәттән хатын-кызлар да күбрәк куллана башлады. Әгәр кеше атнага өч тапкыр (дозасына карамастан) алкоголь кулланса, бу хроник алкоголизмның беренче стадиясе дигән сүз.

- Бу авыруга иң беренче чиратта нинди категория гражданнар дучар?

- Яшүсмерләр алкоголизмга ныграк тартыла. Мин пәнҗешәмбе көнне 13-14 яшьлек үсмерләр өчен лекцияләр укыйм. Күбесенчә мондый чараларга аларны алкоголь куллану аркасында җибәрәләр.

- Дәвалау алымнары турында сөйләп китә алмассызмы икән?

- Иң яхшы алым - гаиләдә хәмергә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү. Балалар әти-әниләренә охшый. Әгәр әнисе һәм әтисе хәмергә битараф түгел икән, балалар да шуңа тартыла. Әлбәттә, җәмгыять тә начар гадәтләрне формалаштыруга ярдәм итә, әмма гаилә барыбер төп роль уйный.

- Кодлаштыру ысулы тулысынча дәваланырга ярдәм итәме?

- Әгәр кеше үзе теләк белдермәсә, мондый ысул бик кыска вакытлы була.

- Алкоголизмнан җәфа чигүче әлмәтлеләр яки аларның туганнары нинди оешмаларга мөрәҗәгать итә ала?

- Түбән Мактамадагы Әлмәт наркология диспансерына. Анда Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышына хезмәт күрсәтәләр. Тәүлек буе консультация бирәләр, бушлай дәвалау белән шөгыльләнәләр.

- Укучыларыбызга сезнең теләкләрегез...

- Кешеләр алкоголь куллануның организмга зур зыян китерүен аңласын иде. Элек аракыны ашлыктан ясаганнар, ә 1973 елдан башлап аны нефть продуктын эшкәртү юлы белән җитештерәләр. Бу үзәк нерв системасына, баш миенә, бөергә, бавырга, эндокрин һәм репродуктив системага, кыскасы, бөтен организмга тәэсир итүче агулы компонент. Алкогольсез дә шәп һәм күңелле яшәп була.

Дөньялар ничек кенә барса да, кайвакыт башны ташка бәрерлек хәлләр булса да, аек акыл өстен калсын иде.

 

 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса