Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт район башлыгы Тимур Нагумановның Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Кадерле тармак ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Нефть тармагы ил үсешенең башка мөһим юнәлешләренә дә йогынты ясый торган төп тармак булып кала бирә. Татарстан нефтьчеләре күпьеллык тәҗрибә, төрле буыннарның профессионализмы, заманча технологияләр, новаторлык һәм экологиягә йөз тотуны уңышлы рәвештә берләштерәләр. Республиканың нефть тармагы флагманы буларак, «Татнефть» ААҖ социаль юнәлешле компания статусын елдан-ел ныгыта бара. Нефтьчеләрнең иҗтимагый проектлары татарстанлылар тормышының сәламәтлек саклау һәм инфраструктура чишелешләреннән алып мәдәният һәм мәгарифне үстерүгә кадәр барлык өлкәләренә дә кагыла. Нефтьчеләребез беркемне дә игътибарсыз калдырмый, бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә һәрвакыт булышлык күрсәтә. Нефть чыгару, нефть химиясе һәм эшкәртү өлкәләрен, АЗСларның прогрессив челтәрен, шин комплексын үз эченә алган куәтле заманча компания ышанычлы рәвештә куелган максатларына ирешә һәм үз алдына яңадан-яңа бурычлар куя.

Әлмәтлеләр һәм нефтьчеләр башкаласы кунаклары ел саен үзенчәлекле, кабатланмас бәйрәм программасы көтәләр. 2021 елда Нефтьчеләр көнен бәйрәм итү берничә мәйданчыкта узачак. Төшке аштан алып, 22.00 сәгатьтә булачак бәйрәм салютына кадәр барыбызны да мавыктыргыч мастер-класслар, иҗат коллективлары чыгышлары, чакырылган артистлар катнашындагы концерт программасы, «Клоун-труппа» һәм «Легкие крылья» урам театры чыгышлары көтә. Шәһәр стадионында 13.00 сәгатьтә футбол буенча ТР Кубогы финалы узачак, анда Әлмәтнең «Нефтеград» командасы җиңү өчен көрәшәчәк. Бай эчтәлекле бәйрәм программасы беркемне дә битараф калдырмас һәм бөтен шәһәрне биләп алган күтәренке кәеф белән истә калыр дип ышанам.

Татарстанда һәр кеше кайсы гына яклап булса да нефть тармагы белән бәйләнештә, төбәк үсеше өчен һәркайсыбызның хезмәте мөһим һәм файдалы. Барыбыз да ярата торган бәйрәмне билгеләп үткәндә без елның-елында берләшәбез, тагын да татурак һәм көчлерәк була барабыз. Бәйрәм белән, дуслар! Нефтьчеләр көне белән! Һәркайсыгызга инновацион ачышлар, зурдан-зур казанышлар, хезмәткә бирелгәнлек, һөнәри үсеш, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тынычлык һәм хөрлек телим!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур НАГУМАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса