Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңартылган ишегалларында бәйрәмнәр дәвам итә

1 сентябрьдә «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» проекты кысаларында Чехов 11, 13, Чернышевский 45,47 урамнары ишегалларында бәйрәм чаралары узды.

Бәйрәм чараларында район башлыгы Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов, «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров, Әлмәт шәһәр Советы депутатлары Радик Әгъләмов, Илдар Хәйруллин катнашты.

Әлмәттә республика президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән  Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасы уңышлы тормышка ашырыла. Биш ел эчендә Әлмәт муниципаль районында 532 ишегалды төзекләндереләчәк.

Агымдагы елда районда 93 ишегалды төзекләндереләчәк. Бүгенге көндә Әлмәтнең 60 ишегалдында ремонт эшләре тәмамланган, 23 ишегалдында - тәмамлау стадиясендә, 10 ишегалдында эшләр бара.

Бәйрәм чаралары барышында ишегалларында активлык зоналары эшләде. Иҗади мәйданчыкта шәһәр артистлары чыгышы оештырылган иде. Әлмәт туган якны өйрәнү музее интеллектуаль викторина оештырды. Шәһәр китапханәләре "Әдәби ишегалды" акциясе уздыра. Балалар өчен  күңел ачу программасы оештырылды. Күршеләр өчен тәм-томнар дегустациясе узды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов җәмәгать эшчәнлегенә битараф булмаган кешеләрне шәхсән үзе бүләкләде. Намуслы хезмәте һәм җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен Чехов урамындагы 13-нче номерлы йортта яшәүче Неклиенова Галина Егоровна һәм Мадьярова Ольга Вадимовна, Чернышевский урамындагы 45-нче номерлы йортта яшәүче Чернышева Мария Васильевна район Советы һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

 

 

Фото:Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса