Әлмәттә "Безнең ишегалды" программасы кысаларында төзекләндерү эшләре дәвам итә
5 ел эчендә "Безнең ишегалды" проекты ярдәмендә Әлмәттә 436 шәһәр ишегалды һәм 96 авыл ишегалды ремонтланырга тиеш.
Республика проекты ярдәмендә шәһәрдә һәм авылларда бу сезонда 93 территория үзгәрәчәк. Узган ел 52 ишегалды төзекләндерелгән. План буенча төзүчеләрнең эше иртәнге 8дә башлана, яшәүчеләрнең күбесе ул вакытта өйдә булмый, ә эш көнен алар 20.00 сәгатьтә тәмамларга тиеш.
Проектның төп принцибы: ишегалды - кешеләр өчен автостоянка түгел, ә ял итү урыны. Шуңа күрә машина кую урыннары санын арттыру мәҗбүри эшләр исемлегенә керми.
Юлларны асфальтлау, гамәлдәге җәяүлеләр юлларын ремонтлау һәм яңаларын булдыру, яшел зоналарны төзекләндерү, утларны ремонтлау яки урнаштыру төп эшләргә керә. Төп бурыч-ишегалды территориясен кешеләр территориясе итү.
"Без чикне арттыра алмыйбыз. Бөтен ишегалдына асфальт җәйсәк тә, проблема бары хәл ителмәячәк", - ди районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Косарев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа