Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә машина төзелеше комплексы предприятиеләре һәм оешмалары белгечләре арасында конкурс старт алды

Һөнәри осталык конкурсы иң мөһим һәм якты корпоратив вакыйгаларның берсе булып тора.

Әлмәттә машина төзелеше комплексы предприятиеләре һәм оешмаларының яшь белгечләре арасында һөнәри осталык буенча бөтенроссия конкурсы тантанасы узды.

Нәкъ менә биредә төп белгечлекләрнең яшь эшчеләре җитәкчелек, хезмәттәшләр, ветераннар һәм, әлбәттә, якыннары алдында үзләренең осталыкларын  күрсәтә алалар.

Конкурста катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов, «РИМЕРА-АЛНАС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Илдар Хәйруллин сәламләде.

Һөнәре буенча иң яхшы исем өчен көрәш токарьлар, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтерлар, программа белән идарә итү станоклары операторлары, инженер-технологлар, мастерлар, хезмәтне саклау буенча белгечләр, җитештерү технологиясе буенча командалар арасында булачак.

Эшче куллар һәм инженерлык осталыклары бәйрәмендә катнашучылар: «Римера-Алнас» ҖЧҖ, «ИЖНЕФТЕМАШ» ҖАҖ, «Окская судоверфь» АҖ, «ТМС групп» ҖЧҖ, «Завод Элекон» АҖ, "Энергоремонт«ҖЧҖ(Глазов ш.), «Сервис НПО» ҖЧҖ, «Түбән Кама механика заводы» АҖ, «Мари машина төзелеше заводы» АҖ, «Кургандормаш» АҖ, «Әлмәт труба заводы» АҖ, «Корпуслар заводы» АҖ, Выкса ш., «ЛУКОЙЛ ЭПУ Сервис» ҖЧҖ, «ЛУКОЙЛ ЭПУ Сервис»ҖЧҖ, "Сервис",  Әлмәт һөнәр көллияте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса