Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эш бирүче инвалидны эшкә урнаштырырга бурычлы: Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә киңәшмә узды

Эш бирүчеләр белән очрашуда инвалидлык белән булган гражданнарны эшкә урнаштыруда ярдәм итү турында фикер алыштылар.

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән узган киңәшмәдә инвалид кешеләргә эшкә урнашырга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Очрашуның тагын бер темасы эшсезләрне яңа һөнәрләргә өйрәтү булды.

Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, Әлмәт районында 11 меңгә якын инвалид яши. 818 кеше эшкә урнаштырылган. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр эшкә урнашу мөмкинлекләре белән чикләнмәсен өчен, хөкүмәт ел саен елына 73 эш урынына квота бүлеп бирә.

"Бүгенге көндә бездә 20дән артык инвалид эшкә урнаштырылган инде", – дип аңлата мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйт Насертдинов.

Эш бирүчеләр белән киңәшмәдә социаль яктан якланмаган башка төркемнәр –  уку йортларын тәмамлаган студентлар, күп балалы гаиләләр, шулай ук иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәннәр турында да фикер алыштылар. Алар өчен елына 19 эш урыны резервланган.

Әгәр инвалидка квота буенча эшкә алудан баш тартсалар, эш бирүчегә административ җаваплылык яный.

"Квота буенча эш урыннары бүлеп бирелгән эш бирүчеләр инвалидны эшкә урнаштырырга, аларга эш урыннары булдырырга тиеш", – дип нәтиҗә ясады мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйт Насертдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса