Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йѳрәкләр һәрвакыт ялкынлы

Еллар узып, чорлар үзгәрсә дә, «Һәрвакыт әзер!» девизына тугры булган, янып яшәргә һәм яшьнәргә өйрәткән пионер оешмасын бүген күпләр аеруча җылылык белән искә ала.

В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән. Якты хатирәләр белән тарихка кереп калган оешмага быел 99 ел тулды.

Безгә, узган гасыр буынына, мәктәптә укыганда кызыл галстук һәм пионер значогы тагып, быргы һәм барабан тавышы астында сборларга җыелып, төрле җәмгыять эшләрендә катнашып, бик актив тормыш белән яшәргә туры килде. Бу оешма чын мәгънәсендә безне туган илгә мәхәббәт һәм хөрмәт белән карарга, патриотик рухта булырга өйрәтте. Пионерлар сафына керү өчен укуда тырыш, төрле чараларда актив булу сорала иде. Советлар Союзы таркалганнан соң да әле бу традицияләрне саклап калу турында карар кабул ителде. Бүген әлеге датаны Балалар иҗтимагый берләшмәләре көне буларак билгеләп узалар.

Татарстан Республикасында пионер оешмалары 1923 елның язында барлыкка килә башлый. Шушы ук елны ул Әлмәт җирлегендә дә оештырыла. 1953 ел – Әлмәт каласының туган көне. Биредә беренче төзелгән өч мәктәптә беренче пионер дружиналары оеша. Аларның һәрберсе геройлар исемен йөртә. Ел саен 19 май көнне Ленин мәйданында пионер дружиналары, байрак төркемнәре линейкалары һәм слетлары уза. Пионерлар йорты пионерлар һәм октябрятлар белән массакүләм эшләүнең үзәге санала. Әлеге эшләрнең барысы өчен дә пионер штабы җавап бирә. Нәкъ менә шушы штаб тарафыннан яшь туристлар, вожатыйлар, юннатлар, мәктәп комсомолы слетлары, «Пионер-ская правда» газетасы призына төрле ярышлар оештырылып килгән. Пионер активы җыеннары да еш уздырылган. Активистлар ул чорның коммунистик хезмәт бригадалары, партия лидерлары һәм шәһәрнең күп кенә атаклы кешеләре белән очрашканнар.

Комсомол оешмалары штабы әгъзалары мәктәпләргә еш чыгып, пионер эшчәнлеге буенча материаллар туплаганнар. Әлмәт җирлегендә пионер һәм комсомол хәрәкәтен үстерүгә методистлар чиксез зур өлеш кертеп калдырган. Галина Николаевна Рыбалкина, Людмила Ивановна Волдавина, Айсылу Сәгадәтовна Сабирова, Ирина Борисовна Киселева, Зоя Ивановна Иванова, Галина Павловна Яковлеваларны күпләр бик яхшы хәтерли торгандыр.

Әлмәттә Бөтенсоюз пионерлар оешмасының 65 еллык юбилее уңаеннан үз троллейбусы да булдырылган хәтта. Беренче пассажирлар пионерлар үзләре һәм аларның остазлары – өлкән пионервожатыйлар, шулай ук мактаулы кунаклар – партия һәм комсомолның шәһәр комитетлары, халык мәгариф бүлеге хезмәткәрләре була. Фронтовиклар Владимир Тюгаев, Михаил Трепалин, Иван Рябокрыс, Владимир Левин, Мәхмүт Гаффаров та чакырылган була тантанага. Троллейбусны йөртү хокукы иң яхшы хезмәткәрләрнең берсе саналган Алик Хәсәнҗановка бирелә. Балалар тантаналы шартларда шәһәр җитәкчелегенә троллейбусны сакларга, чиста һәм тәртиптә тотарга, билетсыз йөрүгә юл куймаска вәгъдә бирәләр. Озак еллар пионер троллейбусы әлмәтлеләргә һәм шәһәр кунакларына хезмәт күрсәтә.

2012 елда пионерия оешмасының 90 еллыгы уңаеннан Әлмәттә балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә пионерия музеен ачу тантанасы булып узды. Биредәге барлык экспонатлар да пионер хәрәкәте ветераннарының, педагог-оештыручыларның, район һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең тырышлыгы белән тупланган.

Бүген без пионерия рухы сакланып калган барлык кешеләрне истәлекле көн белән котлыйбыз. Яшь буынны Ватаннарына тугрылык рухында тәрбияләүгә фидакарь, риясыз иҗади хезмәтләре өчен аларга рәхмәтебезне белдерәбез.

 

 

 

Тарихка кереп калган истәлекле көн уңаеннан без дә элеккеге пионервожатыйлар белән сөйләшеп, аларны кызыл галстуклы яшьлек елларына алып кайтырга булдык.

40 елга якын гомерен пионериягә багышлаган Заря Йосыф кызы Гәрәеваны (Насыйрова) Әлмәт районында бик яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Заря ханым Яңа Нәдер урта мәктәбендә укучылар белән сыйныфтан тыш эшләр алып бара. Ул гармунда уйный, җырлый һәм бии. Балаларны кул эшенә дә өйрәтә. Заря апага быел 80 яшь тулган.

- Ул елларны онытырга мөмкин түгел. Кулларына байрак тотып, быргы кычкыртып, барабан кагып, «Взвейтесь кострами!» җыры белән залга керүче пионерларым гел истә. Авыл урамында мине күрсәләр, бүген дә “честь” биреп узалар. Мин бик горурланам алар белән – димәк, без балаларга тәрбияне дөрес биргәнбез. Шуларның хөрмәтен күреп яшибез хәзер. Нинди матур, рәхәт яшәдек ул чорларда. Тимурчылык хәрәкәте эшчәнлеге, сугыш ветераннарына шефлык итү, төрле очрашулар уздыру - хәтердән җуелырлык түгел боларның берсе дә! Укучыларны, пионерия хәрәкәте активистларын Волгоградка теплоходта экскурсиягә алып барулар дисеңме, «Артек»ка, «Орленок»ка озатулармы – болар барысы да тарихка кереп калган чиксез истәлекле вакыйгалар. Нинди генә слетларда катнашмадык, кайларда гына булмадык. Кызларым Гөлнара да, Раушания да минем юлымнан китеп, пионервожатый булып эшләделәр. Хәзер дә мәгариф системасында хезмәт куюларын дәвам итәләр. Бүген иң җан әрнегәне – күпчелек балаларның интернет белән артык мавыгулары. Яшьлек чорын матур итеп, хәрәкәттә уздырырга кирәк бит, югыйсә! Киләчәк буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирү сорала бүген. Пионер эшендә бергә кайнаган барлык коллегаларыма исәнлек-саулык, озын гомер телим. Искә алуыгыз өчен зур рәхмәт, - диде Заря апа.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса