Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шашлык пешерү кыйбатка төшмәсен

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәсәң - шашлык пешерү, чыннан да, бик кыйбатка төшәргә мөмкин.

2021 елның 1 гыйнварыннан янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләре үз көченә керде.

Кышкы чорда моңа халык зур игътибар бирмәгән иде бирүен. Әмма апрель аенда ял көннәрендә әлмәтлеләр дәррәү кубып, табигать кочагына ыргыла башлагач, дәүләт янгын хезмәте бу турыда кабат искәртергә булды.

Шашлык пешерүнең яңа кагыйдәләре бар хәзер. Итне махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда - күмерләрдә һәм мангалларда гына кыздырырга рөхсәт ителә. Иң мөһиме - мангаллар торак объектлардан 5 метр ераклыкта урнаштырылырга тиеш. Шулай ук аның тирәсендә 2 метр арада янучан сыекчалар урнаштыру да тыела. Мангал булмаган очракта, учак ягасы урында 0,3 метр тирәнлектә һәм 1 метр киңлектә чокыр казылырга тиеш. Ул биналардан 50 метр, ылыслы агачлардан 100 метр, яфраклы агачлардан 30 метрдан да ким булмаган аралыкта урнаштырыла. Менә шулай, хәзер урманга чыкканда, башка кирәк-яраклар белән бергә электрон үлчәү приборы да алып чыгу зыян итмәс. Шулай булмаганда, хаклыгыңны дәлилләү шактый катлаулы булырга мөмкин.

Алда - көтеп алынган май бәйрәмнәре һәм шуның өстенә ун көн ял. Кешеләр урманнарга агыла башлаячак. Нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый? Штрафка тармасыннар өчен нишләргә?

Янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшләре бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Равил Хөсәенов билгеләп узганча, дача сезоны башлану аеруча җаваплы чор. Ачык һавада янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәгән очракта бәхетсезлек очраклары килеп чыгуын көт тә тор. Гомумән, быел янгын очраклары артык күбәеп киткәнлеген дә ассызыклап узды ул.

- Әлмәт районында инде 131 янгын очрагы теркәлде, бу былтыргы чор белән чагыштырганда 20 очракка күбрәк. Ут эчендә 7 кеше һәлак булды, 2 кеше зыян күрде. Апрель башыннан алып бүгенге көнгә кадәр вакыт аралыгында гына да коры үлән һәм чүп-чар яну белән бәйле 39 янгын булды, - дип хәбәр итте Равил Илтөзәрович.

Бурдан кала, уттан калмый, диләр халыкта. Кечкенә генә очкынның да зур янгын китереп чыгарырга мөмкин икәнен белсәк тә, табигать кочагына чыккач, бар да онытыла, кеше иркенәеп, саксызланып китә. Дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәте ТР Министрлар Кабинетының 23 апрельдәге 280 санлы карары нигезендә республика территориясендә 26 апрельдән алып 16 майга кадәр учак ягу, каты көнкүреш калдыклары һәм коры үлән яндыру тыелуы турында искәртә. Дачаларына юл тотучыларга да янгын куркынычсызлыгы чараларын искә төшереп узу артык булмас. Аларга иң беренче чиратта электр приборлары төзеклеген, мунча мичләрен тикшереп чыгу мөһим.

Янгынга каршы махсус режим вакытында ачык утта ашарга пешерү тыелмый, ләкин территория урман массивына якын булмаган очракта гына.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгән очракта гражданнарга 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр, юридик затларга исә 200 меңнән алып 400 мең сумга кадәр административ штраф түләргә туры киләчәк.

Әгәр янгын чыгу очрагына юлыксагыз, кичекмәстән, 01, 101 телефоннары буенча янгын хезмәтенә, 112 телефоны буенча бердәм диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса