Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның 1 май бәйрәме белән котлавы

Кадерле әлмәтлеләр!

Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 1 Май белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Безнең тормышта хезмәт кечкенә чагыбыздан ук, тырышып белем алудан башлана һәм һәркайсыбызны гомер буе озата бара. Һәр һөнәр, һәр белгечлек җәмгыятькә файда китерә һәм цивилизацияле дөньяда яшәргә омтылу, аны барлыкка китерү юлында мөһим мәсьәләләрне хәл итә.

Нәкъ менә татарстанлыларның хезмәт сөючәнлеге, югары һөнәри осталыгы һәм гаять зур җаваплылыгы республикабызга яңа үрләр яуларга, уңышлы һәм алдынгы булырга мөмкинлек бирә. Һәр кешенең көндәлек хезмәте мөһим һәм хөрмәткә лаек. Бүгенге чәчәк атучы Татарстан - ул күп кенә буыннарның фидакарь хезмәте, намуслы эшчәнлеге нәтиҗәсе. Республиканың социаль-икътисади үсешенә әлмәтлеләрнең керткән өлеше - ул горурлык һәм шул ук вакытта уртак нәтиҗәлелекне тагын да үстерүдә, яңа проектлар һәм инновацияләр булдыру юлында этәргеч тә.

Традицион рәвештә быел да 1 май көнне Әлмәт районында бәйрәмчә кәеф һәм тантаналы атмосфера хакимлек итәчәк. 61 нче Беренче май эстафетасы узачак, шәһәр халкын иҗат коллективлары чыгышлары, ярминкә сөендерәчәк. Күпләр Хезмәт ияләренең теләктәшлеге көнен үзләренең дачаларында яки бакча участокларында, яшелчә һәм яшеллек утырту сезонын башлау белән билгеләп үтәчәк.


1 Май - ул вакытны гаиләң һәм якын кешеләрең белән рәхәт итеп үткәрү өчен  менә дигән сәбәп. Тик бәйрәм кәефе кимемәсен өчен барыгызны да көнкүрештә һәм табигатьтә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында онытмаска, шулай ук коронавирус инфекциясен профилактикалау кагыйдәләрен катгый үтәргә чакырам. Бәйрәмнәрегез имин үтсен һәм яхшы мизгелләр белән генә истә калсын.

Бу тантаналы бәйрәм көнендә мин барлык хезмәт ияләренә ныклы сәламәтлек, иминлек, үз һөнәренә мәхәббәт, яраткан эшенә тугрылык, хезмәт коллективларында дуслык һәм бердәмлек, тагын да камилләшү хакына үз-үзеңне үстерү теләге, кешелек дөньясының чәчәк атуы хакына уңыш һәм алгарыш телим. Фидакарь хезмәтләре, талантлары, тырышлыклары һәм югары нәтиҗәләргә ирешүләре өчен һәр әлмәтлегә рәхмәтемне белдерәм. Сезнең ярдәм белән шәһәребез чәчәк ата, көннән-көн ямьләнә һәм үсә бара.

Бәйрәм белән, дуслар!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса