Әлмәттә “Опека” үзәгенең көндезге төркеменә йөрүчеләр өчен мәдәни чара узды
Әлеге чара яңа төшенчәләрне һәм күнекмәләрне аңлау, үзләштерү өчен шартлар тудыру һәм яңа фильмнарны мөстәкыйль аңлауга этәрү максатыннан уздырылды.
Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә көндезге төркем белән «Яраткан кинотеатрга бару» чарасы кысаларында «Головоломка» фильмын карау булып узды.
Фильмны карап бетергәч, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, бергәләп фикер алышу булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia