Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Коймак атнасы

Быел Май чабу - Масленица атнасы 8-14 март көннәренә туры килде.

Май чабу дигән сүз якынча XVI гасырдан кулланыла башлый.

Бәйрәм үзе мәҗүсилек чорыннан ук килә, соңрак аны православие чиркәве дә кабул итә. Барысыннан да бигрәк, Май чабу дип атау бу бәйрәм атнасында сыер мае ашарга рөхсәт ителү белән бәйле, ә Бөек пост вакытында бары тик җитен мае гына ашарга яраган.

Әмма бәйрәмнең исеме күптәннән инде май белән түгел, беренче чиратта коймак белән бәйле. Түп-түгәрәк, алтынсу төстәге, кабарып пешкән, чел-тәрсыман тишекле коймаклар кояшны символлаштыра, аларны май белән ту-ендырырга кирәк.

Коймак - Май чабу атнасының иң абруйлы сые, язгы бәйрәмнең төп символы.

Элек-электән язны яңа тормыш башлану белән бәйләү яшәп килгән. ХV гасырга кадәр Русьта нәкъ менә 1 мартта Яңа елны каршылаганнар. Ә соңрак шаян һәм күңелле итеп Кышны озату һәм табигатькә җанлану һәм кояш җылысы алып килүче Язны каршылау бәйрәме - Май чабу барлыкка килгән.

Май чабу - ул Бөек постка әзерлек атнасы. Бу атнада якыннар белән дуслашу, үпкә-рәнҗүләрне оныту, гафу итү мәслихәт. Атна дәвамында ит ашамыйлар, әмма балык, сыр һәм сөт продуктлары ярый. Масленица тоташ бер атна дәвам итә.

Элегрәк Май чабуның һәрбер көне билгеле бер тәртиптә үткән, һәрберсенең исеме һәм максаты булган.

Дүшәмбе - «Бәйрәмне каршы алу көне». Саламнан ясалган курчакны хатын-кыз киемнәренә киендергәннәр һәм яз килгәнне күрми калмасын өчен иң биек тау башына алып менгәннәр. Шуннан соң Май чабу башланды дип саналган һәм һәр гаилә коймак пешерә башлаган.

Сишәмбе - «Күңел ачу көне». Егетләр бу көнне кызларны тау шуарга чакыра. Бөек посттан соң туйлар уздыру өчен кыз сайлау нияте белән кунактан-кунакка йөри.

Чәршәмбе - «Тәмлетамаклар көне». Кияүләр кыз ягында кунак була. Кызның әнисе пешергән кой-маклардан авыз итә.

Пәнҗешәмбе - бәйрәмнең иң кызган чагы. Бу көнне җигүле атларны җиз кыңгыраулар белән бизиләр, ат чабышлары үткәрәләр, кул көрәштерәләр, җырлыйлар, күңел ачалар.

Җомга - кияү әбисен, ягъни хатынының әнисен коймак белән сыйлый торган көн. Бу көнне коймакларны үз әниләренә кызлары пешерә.

Шимбә - яшь килен-кәләшләр кияүнең һәм булачак ирнең кыз туганнарын, ягъни каенсеңелләрен кунакка дәшә торган көн.

Якшәмбе - «Озату». Бу көнне кич белән салам тутырып эшләнгән карачкы-курчакны яндыралар, уңыш мул булсын дип, аның көлен басуга чәчәләр. Бу күңел ачуның соңгы минутлары була.

Кичен күршеләр баш иеп: «Синең алдыңдагы гөнаһларым өчен Ходай хакы өчен кичер», «Син дә мине кичер», - дип бер-берсеннән гафу үтенешә.

Гаиләдә исә бу йола икенче төрле баш-карыла. Кичке аштан соң иң кече гаилә әгъзасы һәр кешегә чиратлап баш иеп чыга һәм кичерүләрен алып, читкә китә. Аннан соң яшь арту буенча барысы да шулай эшли, тик кечерәкләргә инде баш имиләр һәм аннан кичерү сорамыйлар. Соңгы булып хуҗа хатын иренә генә баш ия һәм иреннән генә кичерү сорый. Йорт хуҗасы, ир кеше, бер-кемгә дә баш ими.

Яңа тормышны авырайтып һәм караңгылатып тормасын дип, кешеләр үтеп киткән ел белән, иске үпкәләр белән саубуллашалар, үлгәннәрнең хәер-фатихасын алу өчен зиратка баралар. Май чабу узганнан соң мунча керәләр.

Май чабу йолалары күбрәк туйларны тизләтүгә, ялгызларга үз парларын табарга булышуга юнәлде-релгән.

 

Тәбикмәк

1,5 чәй калагы коры чүпрәгә ярты чәй калагы шикәр комы, 3 аш кашыгы җылы су салып күпертеп алабыз. 2 стакан җылы сөткә 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 2 йомырка, күпереп менгән чүпрә, он салып камыр изәбез. Әзер камырны әчетергә җылы урынга куябыз. Күтәрелгәч, ярты чәй калагы чәй содасын 1 стакан кайнап чыккан суга салып, аны әзер камырга кушабыз һәм тиз генә болгатабыз. Тәбикмәкләрне коры табада пешереп, акмай белән майлыйбыз.

 

Коймак

1 кап кефирга (500 г) 3 йомырка салып туг-лыйбыз, чәй калагы тулар-тулмас тоз, бераз шикәр комы өстибез, куе каймак куелыгына җиткәнче он кушабыз.

Табага май салып, аны утка куябыз да, ул кызган арада әзер массага чәй калагы белән өстен тигезләп сода салабыз. Коймакны өстен каплап пешерәбез.

 

Белен

1,5 стакан әчегән сөткә 2 чәй калагы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 2 йомырка, 250 г он кушып болгатабыз. Барлыкка килгән масса өстенә әкренләп 1 стакан кайнар су өстибез. Иң соңыннан 40 г эретелгән акмай салабыз. Әзер массаны 1 сәгатькә суыткычка куябыз. Беленнәрне кызган майлы табада пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса