Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

13% юлда аунап ятмый: дәүләттән ничек акча кайтарырга?

Салымнан акча кайтару турында күпләрнең ишеткәне булса да, кайберәүләр бар нечкәлекләрен аңлап бетерми, ә кемнәрдер бу хакта бөтенләй белми.

РФ Салым кодексының 21 нче маддәсе нигезендә физик затлар һәм безнең ил салым резидентлары билгеләнгән тәртиптә салым ташламаларыннан файдалану хокукына ия. Алар акчаның 13 %ын кире кайтара алалар.

Тотып калынган салым акчасын үз файдагызга кайтару ысуллары турында салымнар буен-ча консультант Диана Закирова сөйләде.

Халык арасында еш таралган өч төп салым чигерүе бар – социаль (белем алу, дәвалану өчен тотылган чыгымнардан), милек (фатир, бүлмә, йорт сатып алу чыгымнарыннан) һәм инвестицион чигерүләр.

 

Милек өчен салым акчасын кайтару

Торак сатып алуның күңелле бонусы – салым акчасын кайтарып алу мөмкинлеге. Торак сатып алу яки төзү өчен (фатир, шәхси йорт, бүлмә, аларның өлешләре), бизәү яки ремонтлау белән бәйле чыгымнар өчен 260 мең сумны кире кайтарып була. Йорт төзү яки сатып алу өчен ипотека кредитлары буенча процентларны түләү чыгымнары 390 мең сумга кадәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу очракта салым акчасын алу билгеле бер датага бәйле түгел. Сез 13 процентны 5 ел үтсә дә, хәтта 10 ел үтсә дә кайтара аласыз.

 

Социаль салым өлешен кайтару

Социаль чигерүләргә дәвалану, медикаментлар сатып алу, уку, хәйрия, тормышны иминиятләштерү керә.

Медицина бушлай булса да, кайчакта шәхси клиникаларга мөрәҗәгать итәргә, дәвалану, операция өчен шактый гына акча түгәргә туры килә. Моннан тыш әле медикаментлар да еш сатып алына. Дәүләт сәламәтлекне яхшырту өчен тотылган акчаларның 13 процентын кире кайтару мөмкинлеге бирә.

18 яшькә кадәрге балалар, ата-аналар, медицина хезмәте һәм медикаментлар өчен ел саен 15600 сумга кадәр акчаны кире кайтарып була. Кыйммәтле дәвалану өчен андый чикләүләр юк, дәвалануның бөтен суммасыннан 13 процентын кире кайтару каралган.

Кеше белем алганы өчен яисә балаларын укыту өчен тотылган акчаның 13 процентын кайтарырга хокуклы. Белем алган өчен 15600 сумга кадәр, ә һәр балага 6500 сумга кадәр акча кайтарып була.

Пенсия иминияте һәм тормышны иминиятләштерү өчен дә тотылган акчаны кайтарып була. Кире кайтару суммасы – 15600 сумга кадәр.

Фән, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль тәэмин итү, физкультура-спорт оешмалары, белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләр, дини оеш-малар ихтыяҗларына хәйрия керткән очракта да сез чыгымнардан салым акчасын кайтара аласыз.

Хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше. Бу чыгымнар өчен максималь чигерү суммасы - 15600 сум.

 

Инвестиция чигерүе

Шәхси инвестиция счетында (ИИС) акчаны инвестицияләгән яки гади саклаган өчен кире кайтару елына 52 мең сум тәшкил итә.

Санап үтелгән барлык төрләр буенча тотып калынган акчаны кире кайтару суммасы сезнең бер ел эчендә алынган салым суммасыннан артып китә алмый.

Тиешле 13 процентны теләсә кайсы вакытта кайтарып була. Социаль чигерүнең «яраклылык вакыты» бар, аларны соңгы 3 елда күрсәтелгән хезмәтләр өчен генә кайтарып була. Ягъни хәзер 2018, 2019, 2020 еллар өчен чигерүне рәсмиләштерергә мөмкин.

Салым чигерүләрен рәсмиләштереп булмый торган очраклар да бар. Мәсәлән, әгәр дә белем бирү яки медицина учреждениесенең тиешле эшчәнлекне тормышка ашыруга лицензиясе юк икән, чигерүне рәсмиләштереп булмый. Шулай ук якын туганыгыздан күчемсез милек сатып алган очракта да бу шулай. Һәм ана капиталын торак сатып алу өчен файдаланган булсагыз, 13% алу мөмкин түгел.

Тотып калынган акчаны алу өчен декларацияне рәсмиләштерүгә килгәндә, шәхсән салым инспекциясенә килү мәҗбүри түгел. Барлык документларны да салым инспекциясенең шәхси кабинеты аша тапшырырга мөмкин. 3-НДФЛ декларациясен тутырасыз, раслаучы документларны беркетәсез, аны электрон имза белән имзалыйсыз (аны шәхси кабинетта алырга мөмкин) һәм тикшерелгәнен көтәсез. Декларацияне тикшергәннән соң салымны кире кайтаруга гариза тутырасыз, яки аны булачак түләүләр хисабына кертергә була.

 

Резедә Шәмсуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса