Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Республиканың иң матур Яңа ел чыршысы Әлмәттә

Республикада Яңа ел бизәлеше буенча муниципаль берәмлекләр арасында республика конкурсы инде сигезенче тапкыр үткәрелде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановка I урын өчен диплом тапшырды. Әлмәт "Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм иң яхшы Яңа ел чаралары" номинациясендә иң яхшысы булды.

Республикада Яңа ел бизәлеше буенча муниципаль берәмлекләр арасында республика конкурсы инде сигезенче тапкыр үткәрелде. Быел махсус комиссия 45 районда һәм 37 авылда булды. 89 мәгълүмати материал кабул ителде. Нәтиҗәдә жюри 11 җиңүче һәм 30 призерны сайлады.


Җиңү яулаучылар арасында Әлмәт тә бар иде. Республикада "Татнефть" компаниясе шәһәр халкына һәм кунакларга бүләк иткән искиткеч яңа ел әкиятен югары бәяләде. Моннан тыш, нәтиҗәләрне игълан иткән вакытта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева безнең шәһәрдә чаралар кайчан һәм кайсы урында үткәрелүен күрсәтүче кушымта эшләнүен дә билгеләп үтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса