Тимур Нагуманов яңа “ЮВТ-24” каналы турында сөйләде
Телеканал республиканың көньяк-көнчыгышында эшләячәк.
Республиканың көньяк-көнчыгышында яңа «ЮВТ-24» телеканалы пәйда булуы турында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.
Тимур Нагуманов шулай ук телеканалның “Татмедиа” филиаллары булган шәһәрләрне берләштерәчәген хәбәр итте: Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Зәй, Лениногорск, Баулы.
“Тапшырулар рус һәм татар телләрендә булачак. Рәсми хроника, шәһәр тормышындагы вакыйгалар, мәдәният һәм спорт яңалыклары, социаль проектлар, проблемалар һәм аларны чишү юлларын яктыртылып барачак”, - дип өстәде Тимур Нагуманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia