Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Казанда җыелган иске чыршыларны кәҗәләргә ашатачаклар

Татарстанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары эшли башлый.

Татарстанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары Казанда һәм Чаллыда ачылачак. Идел буе экология компаниясе чыршыларны 8 гыйнвардан башлап, ай азагына кадәр кабул итәчәк, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Чыршыларны Яңа ел уенчыклары һәм башка бизәгечләрдән яхшылап чистартырга кирәк. Казанда җыелган агачларны фермерларга кәҗәләрне ашатырга бирәчәкләр, ә Чаллыда йомычка ясау һәм мичкә ягу өчен кулланачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса