Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Казан утлары» журналы кесә форматындагы яңа төрле татарча китаплар чыгара башлады

Беренче китап чыгарылган. Ул - Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повесте.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков китапларның яңа форматы турында сөйләде.

«Без, берничә параметрны үзгәртеп, яңа форматта китап чыгарырга уйладык. Ул кызыклы да,  уку өчен дә уңайлы булырга тиеш. Иң мөһиме — кирәкле форманы таба алдык, китап кесәгә сыя. Кеше хәзер телефон кулланырга өйрәнгән, китап та аннан зур булырга тиеш түгел. Кечкенә китап юлда барганда уку өчен бик уңайлы. Poking book (кесә китабы) — дөньяда иң киң кулланылган формат. Татар кешесенә татар китабын яңа форматта тәкъдим итәбез», — диде ул.

Китапның икенче үзенчәлеген дә бар. Ул — китапның интерактив. Анда күрсәтелгән QR-кодны кулланып, укучы китап турында фикерләшүгә Instagram битенә күчә ала.

Генераль директор беренче китап өчен иң популяр автор — Нәбирә Гыйматдинова сайлануын әйтте. «Без «Казан утлары» журналы кысаларында аның кызыклылыгын тикшереп карадык. Укучыларның кызыксынуын сизгәч, шушы авторда тукталырга булдык», — ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса