Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Татарстанлылар үз муниципалитетлары өчен “Минем юл” Бөтенроссия конкурсында тавыш бирә ала

2021 елда яңа шәһәр мобильлеген сынау өчен Россия шәһәрләре арасында “Минем юл” конкурсы игълан ителде.

Конкурсның инициаторлары - яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы һәм Россия юллар фәнни-тикшеренү институты.


Конкурста катнашу өчен Казан, Тәтеш, Болгар, Минзәлә, Баулы, Түбән Кама гариза җибәргән инде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 5 муниципалитет сайланачак. Аларның территорияләрендә юлларны һәм шәһәр мобильлеген проектлауның халыкара практикаларын адаптацияләү буенча карарлар кабул ителәчәк.


Финалист муниципалитетларда яңа шәһәр мобильлеге буенча әлеге территория өчен актуаль булган төп инициативаларны системалы рәвештә гамәлгә кертәчәкләр.


Конкурста катнашу өчен муниципалитетка 100gorodov.ru платформасында теркәлергә кирәк. Махсус форма тутырып, сылтама буенча https://100gorodov.ru/myroad шәһәр халкы үз муниципалитетының инициативасы өчен тавыш бирә ала.


Пилот шәһәрләр өчен тавыш бирү бу елның 30 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Алга таба, 20 гыйнварга кадәр, иң күп тавыш җыйган гаризалар арасыннан, конкурс комиссиясе 5 муниципаль берәмлек территориясен сайлап алачак. Һәм 2021 елда анда юлларны проектлауның халыкара практикаларын адаптацияләү буенча карар кабул ителәчәк.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса