Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Татарстанның баш санитар табибы туры эфирда халык сорауларына җавап бирәчәк

Сөйләшүнең төп темасы - республикада санитар-эпидемиологик хәл.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республика халкының төбәктәге санитар-эпидемиологик вәзгыять турындагы сорауларына #Татарстан Онлайн программасының туры эфирында җавап бирәчәк.

ТР Баш санитар табибы коронавирус буенча агымдагы хәлнең торышы, инфекцияне тоткарлау буенча Роспотребнадзор идарәсенең нинди чаралар үткәрүе һәм пандемия шартларында Яңа ел бәйрәмнәрендә татарстанлыларны нинди чикләүләр көтүе турында сөйләячәк. Шулай ук Марина Патяшина республика халкын Covid-19дан күпләп вакцинацияләүнең кайчан булачагын әйтәчәк.
Шулай ук ул кулланучылардан онлайн режимда килгән сорауларга җавап бирәчәк. Эфир  9 декабрьдә иртәнге сәгать 10да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса