Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Татарстанлылар җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяли ала

Республика халкын җирле үзидарә органнары, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтә торган учреждениеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүгә багышланган онлайн-сораштыруда катнашырга чакыралар.

Чара ел саен 31 декабрьгә кадәр үткәрелә. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


«Сораштыру аноним рәвештә уздырыла, аның нәтиҗәләре җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр әзерләү максатыннан кулланылачак», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Идарә карарлары чыгару сораштыруның төп нәтиҗәсе булачак. Бу карарлар эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдереләчәк.

2019 елда үткәрелгән сораштыруда 10 меңнән артык татарстанлы катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса