Татарстан зарарлы гадәтләре булмаган 20 төбәк арасына керде
Татарстан 2019 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең зарарлы гадәтләре булмаган 20 төбәге исемлегенә керде. Бу РИА Новости үткәргән тикшеренүләрдән күренә.
Шул ук вакытта республика, 2018 ел белән чагыштырганда, үз позициясен бераз начарайтып, 11 нче урыннан 14 нче урынга төшкән.
Начар гадәтләр булмаган төбәкләр рейтингы лидерлары булып, гадәттәгечә, Төньяк Кавказдан Чечня, Дагыстан, Ингушетия һәм Кабардино-Балкария республикалары танылган. Бу юлы аларга Тамбов өлкәсе кушылган. Ул як халкының менталитеты һәм традицияләре нәтиҗәсендә анда начар гадәтләр аз таралган.
Мәскәү һәм Санкт-Петербург рейтингта үз позицияләрен яхшыртып, рейтингның 57 һәм 70нче баскычларыннан 49 һәм 63 нче баскычларына күтәрелгән. Ил башкаласында яшәүчеләр арасында тәмәке тарту бик популяр булса, Санкт-Петербургта наркотиклар таралган.
Зарарлы гадәтләргә аеруча тугры булуларын Магадан һәм Сахалин өлкәләре, Хакасия һәм Бурятиядә яшәүчеләр күрсәткән. 2019 ел нәтиҗәләре буенча алар арасына Амур өлкәсе дә кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia