Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча халык җыеннары үтә

Үзара салым җыю референдумы 2014 елдан бирле үткәрелә.

Билгеле булганча, халык биргән һәр сумга республика бюджеттыннан 4 сум акча өстәлә. Мәсәлән, бер җирлектә 100 мең сум җыела икән, димәк, аның 500 мең сумлык эшне башкарырлык акчасы булачак дигән сүз.

Бүген авыл җирлекләре бу юнәлештә актив эшли. 2019 елда Әлмәт районында 36 авыл җирлегеннән 15 меңнән артык кеше үзара салым җыюда катнашкан.


Бу юнәлештә иң актив авыл җирлекләре дә бар. Миңлебай авылында үзара салым җыюдан кергән акчага ел саен бер урамга асфальт җәелә. Ә Салкын Алан авыл җирлегендә бу акчага трактор сатып алынган. Хәзер авыл халкының үз ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек тракторы бар.


Үзара салым җыю җирле әһәмияттәге бик күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Җыелган һәм дәүләттән өстәп бирелгән акча җирлекләрдә, нигездә, авыллардагы юлларны ремонтлауга, зиратларны төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса