Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хушлашу

Иҗатына йомгак ясады. 8 ноябрьдә язучы-прозаик, журналист Альберт Хәсәновның йөрәге тибүдән туктады.

Альберт Бари улы Хәсәнов 1937 елның 1 декабрендә Татарстанның хәзерге Биектау районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туа.

1956-1961 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1961 елда Лениногорск шәһәренә эшкә җибәрелә. «Ильич васыятьләре» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1962-1965 елларда Лениногорск телестудиясендә һәм радиосында соңгы хәбәрләр бүлеге редакторы булып эшли. Шул елларда аның көндәлек матбугатта хикәяләре, очерклары басыла башлый. «Озын аяк» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1966 елда дөнья күрә. А. Хәсәновның очерк җыентыклары белән бергә иллегә якын басма китабы укучы хозурына барып иреште.

1976-1986 елларда Альберт Хәсәнов Лениногорскидагы «Радиоприбор» заводында гражданнар оборонасы бүлеген җитәкли, аннары биш ел әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнеп, 1990 елдан янәдән журналистлык хезмәтенә кайта: «Ватаным Татарстан» газетасының, «Татарстан» журналының Әлмәт төбәге буенча үз хәбәрчесе вазифаларын башкара.

Ул үзенең әсәрләрендә кешенең кошлар, хайваннар дөньясына мөнәсәбәте турында сүз алып барды, табигатьне саклау кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрде, аңа сак мөнәсәбәттә булырга өндәде. Балаларча самимилек белән табигатьнең һәр мизгеленә куана, борчыла белде. Соңгы елларда дөнья күргән «Бүре баласы Чатан» китабы моңа ачык дәлил. Ул балаларча куана белә торган, күк, йолдызлар, космос турында хыяллана ала торган язучы иде. Шул ук вакытта үзе умарталар тотып, бал кортларын ничек үрчетергә, ничек карарга кирәген тәфсилләп аңлаткан фәнни китаплар авторы да.

Альберт Хәсәнов 1985 елда «Дружба народов» журналында басылып чыккан «Несказанный свет» дигән повесте өчен журналның махсус бүләгенә лаек була. «Бер сафта», «Юллар үргә илтә» кебек җыентыкларына тупланган очеркларында һәм документаль хикәяләрендә исә язучы нефть төбәгендә яшәүче хезмәт кешеләренең - бораулаучыларның, төзүчеләрнең күркәм образларын чагылдырырга омтылды. Соңгы елларда чыккан «Җәнбәт җәвере», «Данәгөл» әсәрләре иң күп укылган китаплар исемлегеннән төшмәде.

Китаплары рус, башкорт, украин, литва, әрмән, вьетнам, кытай телләренә тәрҗемә ителде.

Альберт Хәсәнов күп еллар буе Лениногорск шәһәре иҗат яшьләренең «Чишмә» исемле әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итте. Әни назын күрми үскәнгәме, башкаларга карата эчкерсез, ярдәмчел булды Альберт Бари улы. Аның хәер-фатихасы белән никадәрле каләм тибрәтүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булды. Иҗат гомеренең күп өлеше Лениногорск шәһәрендә узса да, соңгы сигез елын нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә яшәп иҗат итте. Ул монда иҗатын җыйнады, йомгак ясады.

Альберт Бари улы Хәсәнов Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994), Шамил Бикчурин һәм Саҗидә Сөләйманова (2007), Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты, «Узел верности» һәм «Кан үче» китаплары өчен «Ел китабы» конкурсы дипломнары белән бүләкләнде.

Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Тыныч йокла, урының җәннәттә булсын, Альберт абый!

Каләмдәшләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса