Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әби-бабайларның бакча тулы акча.

Ничек Әлмәттә өлкән яшьтәгеләр урам бизнесын алып бара.

Шәһәр урамнарында, юл чатында бакча җимешләре, тәм-томнар сатып утырган әби-бабайларга күзегез төшкәне бармы? Юк, базарны әйтмим. Үз бакчаларында үскән чиләк-чиләк алма, груша, слива, карлыган, как сатып утыручылар турында сүз.

Андый «нокталар» безнең Әлмәттә берничә. Шул урыннарны әйләнеп, аралашып, бу «бизнес» төренең нечкәлекләрен белешеп кайтырга булдым. Юкка гына түгел, берәр хикмәте бардыр аның!

«Татнефть» бинасы каршында, юл аша гына чыгып, матур чиләкләрен тезеп әбиеңнәр, апаңнар утыра. Баштан бераз ерактан каранып, әйләнеп килдем. Авыл баласы булгач, алма белән слива мине кызыксындырмый инде анысы, үзләрен ничек тә сөйләштерәсе иде. Әбиләргә җай таба белергә дә кирәк бит. Берсе усал гына карады: «Алмый да бу, нәрсә әйләнеп йөри инде?» дип уйлады ахры. Анысын узып, мөлаем күренгән, кечкенә буйлы бер әби янына килеп туктадым.

Саймә әби Мотыйгуллина үзе Әлмәттә тора, ә шәһәр читендә бакчасы бар икән. Атнага бер-ике барып, җимешләр җыеп, сатуга алып чыга.

- 80 яшемне тутырдым быел. Өйдә генә ятып булмый. Иртән чыгып китәм дә бакчага, көне буе шунда маташам. Ашарга да үзем белән алып барам, ятып торырга урыны да бар. Урамга көн дә чыкмыйм. Күп әйбер дә алып чыгып булмый. Үземә генә күтәрергә авыр бит... Улым 23 яшендә юл һәлакәтенә эләккән иде, шуннан бирле бер аягы әйбәт йөрми. «Автомат» машинада гына йөри, сораганда килеп ала. Авыру булгач, кузгатасы килми үзен. Бакча, аллага шөкер, үзебезнеке. Ирем «Горгаз»да эшләгән иде. Фатирны да, бакчасын да шуннан бирделәр. Зур булмаса да, көч җиткәнен барысын да утыртабыз. Улларыма әйтәм инде, җитмәсә, сатып алырсыз калганын, дип. Ә җимеш күп өлгерә, сатсаң да була. Бераз акчасы да керә шунда. Көненә 200-300, - дип ачыктан-ачык сөйли Саймә әби.

Бер яктан ул әбиләрне жәлләп тә куясың. Аларның «муллыкларын», кирәкмәсә дә, хәер булсын дип алгалыйсың. Бәяләр дә монда кибеткә караганда арзанрак.

Алга таба узам. Күмәкләшеп утырган әби-апалар нидер сөйләшә. «Исәнмесез, кайсыгыз татарча белә?» - дип сорагач: «Мы русские, татарский плохо знаем», - дип җавап кайтарды берсе. Шулай да әңгәмәне дәвам иттем. Аралаша торгач, татар сүзләре кыстырып та сөйли башлады Раиса Семеновна.

- Үзем генә торам, тормыш иптәшем күптәннән юк инде. Ул исән чакта алай ук моңсу түгел иде әле. Хәзер ялгызың фатирда утыру рәхәт түгел. Шуңа күрә монда чыгып керәм. Акча эшләү максаты да түгел, кеше арасында булыйм дип. Буш кул белән чыгып утыру да килешмәс, - дип көлә ул. – 83 булды миңа быел. Ә күңелгә һаман эш кирәк. Без бит эшләп үскән буын. Картым исән чакта өй буйлап йә бер нәрсәне, йә икенче нәрсәне урыннан-урынга күчереп йөртә иде. Үзем дә шундый дәрәҗәгә җиттем: кулның, башның нәрсә белән булса да мавыгуы кирәк. Хәзер менә бәйләп утырам. Сатуга куярлык әйберләрем дә күп түгел. Булганы белән генә...

- Мин дә Әлмәттән, ә бакчабыз Петуховкада, – дип сүзгә кушыла икенче бер апа. - Үзебездән артык калганнарын сатуга алып чыгам. Әз-мәз акчасы була аның, булмаса йөрмәс идек. Әле вирус вакытында алучылар бик булмады. Хәзер дә күп түгел. Шулай да берничә йөз сум акча барыбер керә. Пенсия аз, ә чыгымнар күп. Аеруча кыш көне коммуналь түләүләргә кимендә 7 мең китә, - дип ризасызлыгын белдерде Лиза апа.

Сәүдә итүче әбиләр арасында төрле максат белән йөрүчеләр бар икән. Кайсыдыр акчага кызыкса, икенчесе кеше арасында булыйм, фатирдагы ялгызлыктан качыйм, дип, «байлыкларын» күтәреп чыгып утыра. Әмма шул ук бакча муллыклары белән сәүдә иткәннәр арасында легаль булмаган эш алып баручылары да очрый икән. Ташландык бакчадан җыеп кайтып сатучыларны әйтәм. Үзләреннән туры бәреп сорап булмаса да, сүз арасында кыстырып әйтүчеләре булды...

Бер-ике көннән көзгә керәбез. Урамга татлы алма-груша исе чыгарып утырган әбиләр дә җылы фатирларына кереп югалыр. Ә шулай да алар шәһәр урамнарына үзенә күрә бер ямь өстәп тора. Үтәр кышлар, әбиләр, бәйләгән оекбашларын күтәреп, кабат «халык арасына» чыгар.

Алсу Мансурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса