Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

38 яшьлек ир-ат кырыгалдарлар ятьмәсенә эләккән

Алдау юлы белән аның 30 меңнән артык акчасын урлаганнар.

Чаллыда яшәүче социаль челтәргә Краснодар краеның бер шәһәренә төзелеш материаллары алып бару кирәклеге турында белдерү урнаштыра. Йөк автомашинасы эзләү турындагы хәбәргә берәү шалтыратып йөкне кабул итәргә әзер булуын әйтә. Алып бару бәясен 65 мең сум итеп килешәләр. Шалтыратучы гарантия сыйфатында аванс та сорый. Чаллылы шулай итеп күрсәтелгән исәп-хисап счетына ярты сумманы күчереп тә куя. Әмма машина билгеләнгән вакытка килми, сөйләшү алып барылган телефон сүндерелгән була. Чаллылы шунда гына алданганлыгын аңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса