Бүген интернет яшәешнең бөтен өлкәләренә дә үтеп кереп бара. Кайбер мәгълүматлар буенча, соңгы ун елда дөньяда интернет кулланучылар биш тапкырга артып, 3 миллиардка җиткән дип исәпләнелә. Интернетның тизлеге, аның мөмкинлекләре дә елдан-ел арта. Бүген интернет мәгълүмат алуда иң мөһим чара һәм чыганак булуын да онытырга ярамый. Әмма шул ук вакытта бер файдасызга вакытны бушка әрәм итеп, көне-төне интернетта утыру да яхшыга китерми, бу гадәттән бигрәк тә сәламәтлек нык зыян күрә. Хәтта медицинада "кибераддикция", "сетеголизм", "инфомания", "социаль изоляция" (һ.б.) дигән авырулар барлыкка килде. Интернетсыз көн безне һәрнәрсәнең чамасын белергә кирәклеген искә төшерә.