Әлмәт медицина хезмәткәрләренә икеләтә стаж язылачак
Коронавирус белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә стаж икеләтә язылачак. Бу хакта туры эфирда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.
Коронавирус белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүче медицина хезмәткәрләре өчен РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 6 августындагы карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорларын исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән. Вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче бер эш көне тиешле эш төрләрендә стажның ике көне дип саналачак.
Россия Федерациясе Пенсия фонды шуны искәртә: тиешле махсус эш стажы булган очракта, медицина хезмәткәрләре пенсиягә иртәрәк чыгарга хокуклы. 25 ел авылда һәм 30 ел шәһәр җирлегендә. Бу очракта медицина хезмәткәрләре өчен картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу срогы махсус стаж эшләү датасыннан һәм пенсия яшенең яңа дәрәҗәсенә күчү чорыннан чыгып исәпләнә.
Димәк, кирәкле махсус стаж 2020 елда эшләнсә, пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгать итү срогы 1,5 елга кичектереләчәк, әгәр 2021 елда - 3 елга, 2022 елда булса - 4 елга. 2023 елдан махсус стаж эшләп чыгарганнан соң кичектерү вакыты 5 елга билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа