Реклама
Татарстанда яшәүче 28 яшьлек егетне Чувашиядә 300 пакет спайс белән тотканнар.
Элек хөкем ителгән егетне Чабаксар полицейскийлары ишегалларының берсендә сату максаты белән яшерен урынга наркотик куйганда тоткарлаган. Тикшерү барышында аңарда 40 кап синтетик наркотик табып алганнар, тагын 267 төргәк спайс ул вакытлыча яши торган фатирда табылган. Гаепле егетне кулга алганнар. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы