25 мәктәптә оста куллы, фантазиягә бай балаларны ачыкладылар
Ташландык материалдан карнавал костюмы әзерләү буенча "Балаларга - имин чиста шәһәр!" бәйгесенә Әлмәтнең 25 мәктәбендә йомгак ясадылар.
Быел дүртенче тапкыр оештырылган чара балаларның юл-транспорт вакыйгалары вакытында имгәнү проблемасына җәмәгатьчелекнең, ата-аналарның игътибарын җәлеп итү максатын өстенлеле буларак билгеләде. Бәйгедә шәһәрдән һәм районнан 70 кә якын бала катнашты. Икенче-өченче урын алучылар велосипед белән бүләкләнде. Ә беренче урынга лаек булган Эльза Хәбиповага (Тайсуган авылы) төп приз - ике кешелек теплоходта круиз юлламасы тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа