21 яшьлек кыз серкә кислотасы белән агуланып үлгән
Аның барлык эчке органнары пешкән дип табылган.
2 апрель иртәсе 6.00дә Нурлат хастаханәсенең кабул итү бүлегенә 21 яшьлек кыз серкә кислотасы белән агуланган диагнозы белән китерелә. Эчке органнары көчле пешү алган кызны шул ук көнне Казанга озаталар, дип хәбәр итә Татар-информ. Әмма кызга Казан табиблары да ярдәм күрсәтә алмый: барлык эчке органнары пешү нәтиҗәсендә ул узган җомга көнне үлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа