Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2016 елны онкологик авыруларга каршы көрәш елы итеп билгеләргә җыеналар

Онкологик авыруларның 57,8 проценты беренче стадиядә ачыклана. Бу вакытта авыруны дәвалауга ышаныч бик зур, авырулар 17,7 процент очракта 3нче стадиядә беленә. Монда исә бик зур тырышлык белән авыруны җиңәргә мөмкин, һичьюгы өмет бар.

4 февраль - бөтендөнья онкологик авырулар белән көрәш көне. Шул уңайдан иртәгә Республика клиник онкология диспансерында хәйрия ярминкәсе үтәчәк. Диспансер хезмәткәрләре анда кул эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Ярминкәдән кергән акча онкологик авырулы кешеләрне дәвалауга тотылачак.

2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда һәр 43нче кешедә яман шеш барлыгы ачыклана. Татарстан Президенты карары белән 2016 елны "Гомер озынлыгын арттыру" дип исемләргә һәм онкологик авыруларга каршы көрәш елы итеп билгеләргә җыеналар. Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы яман шешне кисәтү буенча, авырудан саклану чаралары хакында махсус лекцияләр дә төзелгән. Табиблар, медицина хезмәткәрләре, министр Адел Вафин үзе дә ел дәвамында төрле предприятие, оешма хезмәткәрләренә бу хакта сөйләячәк.

- Онкологик авыруларны кисәтү чаралары хакында һәр кеше белергә тиеш, бу мәгълүмат һәр өйгә керергә тиеш, - ди министр. Рак дәвалап булмаслык авыру түгел, ул бары диагноз, - ди табиблар. Әгәр авыруны мөмкин кадәр иртәрәк стадиядә билгеләссң, 90 процент очракта савыгу ихтимал, - ди баш онколог Рөстәм Хәсәнов.

Яман шеш очрагы теркәлгән кешеләрнең 52 процентын хатын-кызлар, 48 процентын ир-атлар тәшкил итә. Аеруча күкрәк рагы һәм мәни бизе рагы популяр. Диспансеризация еш кына авыруны вакытында билгеләргә ярдәм итә. Әйтик, 2013 елдан бирле эшли башлаган әлеге программа 74 процент онкологик чирләрне ачыкларга мөмкинлек биргән.

- Онкологик авыруларның 57,8 проценты беренче стадиядә ачыклана. Бу вакытта авыруны дәвалауга ышаныч бик зур, авырулар 17,7 процент очракта 3нче стадиядә беленә. Монда исә бик зур тырышлык белән авыруны җиңәргә мөмкин, һичьюгы өмет бар, ә менә 24 проценты 4нче стадиядә беленгән шешне юк итү авыргарак туры килә. Бу вакытта авыруның гомерен озайтырга, авытуларын гына басарга була. Шуңа да хастаханәгә еш күренергә һәм сәламәтлегеңне тикшертеп торырга кирәк. 2009 елда Татарстан юан эчәк рагы буенче беренче урынга чыкты. Дөрес тукланмау беренче чиратта, әлеге авыруга китерә, - ди Адел Вафин.

Бүген республика клиник онкология диспансерында 90 615 кеше исәптә тора. Аларның 13 проценты дәвалану уза.

Татарстанның Министрлар кабинетында узган матбугат конференциясендә Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин рактан саклану өчен 10 киңәш бирде:
1. Тәмәке тартма.

2. Алкогольле эчемлекләрне чамасыз кулланма.

3. Кояш нурларыннан саклан, солярийлар киңәш ителми.

4.Эш урынында куркынычсызлык таләпләрен үтә.

5. Дөрес туклан: яшелчә, җиләк-җимеш аша.

6. Артык гәүдә авырлыгыннан саклан (көненә 40 минут булса да физик активлык кирәк).

7. Канлы бүлендекләр, шешләр, төерләр тойсаң, хастаханәгә мөрәҗәгать ит.

8. Ир-атларга: 45 яшьтән соң медицина тикшерүе узарга кирәк.

9. Хатын-кызларга: 35-45 яшьтә - ике елга бер тапкыр, 45 яшьтән соң, ел саен күкрәкне УЗИга төшерү, маммография ясату мөһим. (өч һәм аннан да күбрәк баланы имезгән анада күкрәк рагы очрагы кимрәк күзәтелә)

10. 20 яшьтән соң һәр хатын-кыз гинекологта тикшерү узарга тиеш.

Эльвира Мозаффар

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса