- Сентябрь аенда илдә эшсезлек дәрәҗәсе 5,2 процент булса, октябрьдә 5,5 процентка җитте. 0,3 процент үсеш - шактый зур сан, - дип ассызыклаган министр.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта Россиядә барлыгы 900 меңнән артык эшсез кеше исәпләнә. Икътисадта кискен үзгәрешләр булмаса, 2016 елда эшсезлек дәрәҗәсе 5,5-5,8 процент арасында тирбәләчәк, дип фаразлыйлар белгечләр.
Әлеге вәзгыятьне күздә тотып, Россия Хөкүмәте киләсе елда эшсезлек белән көрәшү өчен махсус финанс чаралар бүләргә исәпли икән. Хәзерге вакытта моның өчен махсус проект әзерләү башланып киткән инде. "Без барысына да әзер булырга тиеш", - ди Максим Топилин.
Intertat.ru