Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

2014 елда Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасына 793 күп фатирлы йорт кертелгән

2014 елда Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасына 793 күп фатирлы йорт кертелгән, программаны финанслау күләме 4 млрд. 683 млн. сум тәшкил итә.

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Кидәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин искә төшергәнчә, 2014 елда капиталь ремонт программасында 41 муниципаль берәмлек катнашты (Әтнә, Әлки, Чүпрәле, Кайбыч районнарыннан гайре).

2014 елда балаларны савыктыру лагерьларын капиталь ремонт программасын финанслау күләме 100 млн. сум тәшкил итә. 13 балаларны савыктыру лагере ремонтланган. 2014 елның 21 февралендә финансларны үзләштерү 8,4% тәшкил итте.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2014 елда "Уңайлы мохит" программасын финанслауның гомуми күләме 539,6 млн. сум булачак, шул исәптән Россия Федарациясе бюджеты исәбеннән - 215,8 млн. сум, Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән - 323,8 млн. сум. 135 социаль өлкә объекты адаптацияләнәчәк.

http://prav.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса