Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

18 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 12 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми.

Республикада төнлә һәм иртән томан төшү ихтималы бар. Юлларда бозлавык саклана.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 7-12, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкынайта. Көндез чагыштырмача җылырак - 0-5 градус кына салкын булачак.

13 февральгә каршы төндә явым-төшем вәгъдә ителми. Һава температурасы 13, аязган вакытта 18 градус салкын була, ди синоптиклар.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса