Инде быел ук районнар тарафыннан югары уку йортларына педагогия белеме үзләштерергә җибәрелгән 200 иң бәхетле студент 15 мең сум стипендия ала башлаячак.
Студентларны стипендия белән тәэмин итү проект шарты буенча, диплом алган белгеч үз районы мәктәбендә 5 ел эшләргә тиеш була. Ишеткән булсагыз, Татарстан Президенты ярдәмендә 2016 елдан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы районнардан юллама буенча югары уку йортында белем алучы студентларны стипендия белән тәэмин итү проектын тормышка ашырды.
Белгечлекләрнең кирәклегенә бәйле рәвештә, студентлар саны да аерыла:
- булачак математика укытучылары - 56 кеше;
- физика - 37;
- биология - 22;
- химия - 29;
- информатика - 14;
- башлангыч сыйныф укытучылары - 42 кеше.
Максатчан программа буенча укырга җибәрелүчеләр исемлеген әзерләгән вакытта районнар чыгарылыш сыйныф укучысының өлгереш дәрәҗәсенә, аның иҗтимагый активлыгына, тулы хәзерлектә булуына игътибар итәргә тиеш иде.
http://intertat.ru/tt/