Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

14 апрельдә Владимир Путин халык белән туры элемтәгә чыга

Ел саен уздырылучы программа - Россия Президенты белән туры линиянең быелгысы 14 апрельгә билгеләнгән. Туры линия 12:00 сәгатьтә старт алачак.

Президентның халыктан килгән сорауларга җавабын "Беренче канал", "Россия 1", "Россия 24", "Маяк" радиостанциясе, "Вести FM" һәм "Радио России" трансляцияли. Узган программалардагы кебек үк ил башлыгы Россия халкы белән аралашу барышында бездәге тормыш, халыкара хәлләр турында сөйләр, дип көтелә.

Узган ел Владимир Путин 4 сәгатькә якын сузылган тапшыру барышында 74 сорауга җавап биреп өлгергән иде.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса