Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

13 яшьлек кыз пенсионер абзыйдан авырга калган

Әлеге кызның әнисе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Бу хәл Башкортстанда булган. Узган елның сентябрендә 64 яшьлек пенсионерның оныгы янына күршедәге 13 яшьлек кыз кунакка керә. Әмма бабайның оныгы - кыз өйдә булмый. Икәүдән икәү калган пенсионер күрше кызын көчли һәм өенә чыгарып җибәрә. Кыз бу хәлдән шулкадәр курка ки, хәтта әнисенә дә сөйләргә җөрьәт итми. Биш айдан соң кызның әти-әнисе аның тәртибендәге һәм тышкы кыяфәтендәге үзгәрешләрне күреп табибка алып баралар. Табиб аларга кызларының 22 атналык авыры барлыгын әйтә. Хәзер пенсионерны тоткарлаганнар, аны суд көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса