Гасырларны кичкән исемнәр, яки Атамалар ни сөйли?
Туган як хакында никадәрле җырлар, шигырьләр бар. Безгә кадәр дә булган, бездән соң да булыр. Язарлар, җырларлар, сагынырлар. Чөнки бу ике сүзгә бөтенесе сыеп беткән. Әти-әниле балачак та, күршеләр дә, урамдагы яшьтәш малайлар-кызлар да. Кычытканлы тыкрыклар, чишмә буйлары, су коенып үскән инешләр, җиләкле тау итәкләре. Адәм баласын язмыш кайларга гына алып китмәсен, шуларны сагынып яши.
Мәмәт авылындагы Татырлы чишмә буйлары.
Быел халкыбыз ТАССР төзелүнең 100, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Бәхет эзләп Донбасс шахталарына юл алучылар да, илне саклап дошманга каршы яуга китүчеләр дә, гыйлем эстәргә дип зур шәһәрләргә юл алучылар да сагына ул яшьлек эзләрен. Ерак барасы юк. Әллә ни читкә китми, Әлмәттә генә яшәүчеләр дә, шимбә җитте исә, каткан ипиләрен төяп, авылга кайтырга ашыгабыз. Чөнки шул тыкрыклар, сукмаклар, тау башлары, андагы урманнар, болын, инеш буйлары, чишмәләр – һәммәсе көтеп тора кебек.
Күпләребезнең көтеп алырга әти-әниләребез дә юк. Ә туган як, туган авыл көтә. Яудан кайтмый калганнарны да, нигезләрен ташлап, читтә күп йөреп, җаннары мүкләнгәннәрне дә, атна саен кайтучыларны да. Аларның исемнәре дә җанга якын. Фәндә, авыл җирлекләренә караган чишмә, болын, урман, чокыр, басу, тау һ.б. шундый исемнәрне микротопоним термины белән атап йөртәләр. Ул атамаларны инде күпләр оныткан, аларны белгән буын әкренләп «китә бара». Исемнәре җанга якын булса да, күбесенең мәгънәсен, нәрсә аңлатканын белмибез. Чыннан да, нәрсәне аңлата, кайдан чыккан икән ул гасырларны кичкән исем-атамалар?
Татырлы чишмә
Әлмәт районы Мәмәт авылындагы Татырлы чишмә атамасындагы «татырлы» сүзе килеп чыгышы белән борынгы төрки телгә барып тоташа. Борынгы төрки телдә «үсемлекләр үсми торган балчыклы тигез урын» дигәнне аңлата. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә татыр – 1) чишмә, елга суларында эрегән ачы булмаган тоз; юшкын, дуен; 2) «тозлак» дип бирелә. Башкортстанда яшәүче профессор И.С. Насипов татыр сүзен «каты, тозлы, известьлы» дип аңлата. Татыр «тозлы, каты, известьлы (су)» мәгънәсендә территориаль яктан бер-берсенә якын булган минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчалыгында һәм урта диалектның каргалы сөйләшендә, шулай ук мишәр диалектының стәрлетамак сөйләшендә күзәтелә. Оренбург сөйләшендә татырлы дип каты су турында әйтәләр. Татырлы башка төрки телләрендә төрле мәгънәдә кулланыла: кумыкта татыр, хакасларда хучур
«солончак», кыргыз диалектында татараң «тауда үсә торган үләнсыман үсемлек»ны аңлата. Татар халкының «Татыр, татырда мал ятыр» дигән мәкаленә нигезләнеп, татыр сүзенең төп мәгънәсе «чишмә, елга суларында эрегән ачы булмаган тоз» дисәк дөрес булыр.
Ирәч суы, Ирәч чишмәсе, Ирәч яланы
Татар әдәби телендә «ташкын яки яңгыр суы белән юылып, ашалып ясалган тирән булмаган сулы яки сусыз чокыр» төшенчәсен белдерүче ерганак сүзе урынына татар теленең минзәлә сөйләшендә
йырач ~ ирәч сүзе кулланыла, дип яза профессор Г.Ф. Саттаров. Сөләй авылындагы Ирәч чишмәсе, Бишмунчаның Ирәч суы, Урсалбаш авылындагы Ирәч яланы, Ирәч прахуды атамалары яңгыр яки язгы кар сулары ерган чокырны белдерүче Ирәч орографик термины белән ясалганнар.
Кәшер елгасы, Кәшер тавы
Әлмәт районы Кәшер авылының атамасы, андагы шул исем белән аталучы елга, күршедәге Кама-Исмәгыйль авылындагы Кәшер тавы атамаларының Кәшер компоненты нигезендә мари чыгышлы кү – таш мәгънәсе ята. Атамалары составында кә, кәү, кау, кү сүзләре урын алган җирле географик исемнәр төбәктә шактый. Әлеге топокомпонентларның килеп чыгышы фин-угыр телләре белән бәйләнешле, дип яза Г.Ф. Саттаров. Фин телендәге kivi, эрзя-мордва телендәге kev, мари телендә ky, ханты телендәге kew сүзләре «таш» дигән мәгънәне аңлаталар. Коми-зырян телендә ки сүзе дә кайчандыр «таш» мәгънәсендә кулланылган. Моңа таянып, райондагы Кәшер елгасының исемен «ташлы елга», Кама-Исмәгыйль авылындагы тауны «ташлы елга тавы» мәгънәләрен белдерә һәм мари теленә нисбәтле дип әйтә алабыз.
Мәчкәй тавы
Мәчкәй тавы – Кичүчат авылындагы тау атамасы. Мәчкәй – Омск, Тобол һәм Төмән татарлары мифологиясендә генә очрый торган явыз рух, кеше кыяфәтле маймыл, урман иясе. Борынгы төрки телдә маймылның Бичик дигән исем-атамасы булган. Себер татарлары аны Мәчкәй әби дип тә йөрткәннәр (Татар мифлары, 1996, 163). Диссертация өчен материаллар туплаганда Әнвәр абый Шакирҗанов, картларның элек бу тауда убыр уты күренә дип әйткәннәрен сөйләгән иде. Ә себер татарларындагы Мәчкәй кайдан килеп чыккан сон Кичүчатка?
Бүгенге башкорт кабиләләре кайчандыр Тобол, Иртыш буйларында яшәгәннәр. Аннан хәзерге Башкортстан территориясенә урнашканнар, күчмә тормыш алып барганнар. Димәк, Иртыш буйларыннан ияртеп кайткан «Мәчкәй»не, күчмә тормыш белән йөргәндә безнең якларда калдырып киткән булулары табигый. Авылда башкорт этнонимы белән бәйле атамалар булмаса да, райондагы Бишмунча, Сөләй, Яңа Кәшер авылларында очратырга була.
Рәфкать Шаһиев
филология фәннәре кандидаты, доцент
Фото:Фәния Вафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа