Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

10 гаиләгә торак сатып алыначак

11-13 апрель көннәрендә Дала Зәе елгасы ташу нәтиҗәсендә Әлмәт зонасында Урсалы, Иске Әлмәт, Мактама, Тихоновканың бер өлешен су басты. Әлмәтлеләрнең милкенә килгән зыян күләмен билгеләү һәм табигать бәла-казасы нәтиҗәләре белән танышу өчен республика комиссиясе төзелеп, ул хәлгә урында бәя бирде.

Әлмәт районында су басудан 537 йорт, 1508 кеше зыян күрде. 10 шәхси йорт бөтенләй яраксыз хәлгә килде.
Хәзерге вакытта зыян күрүчеләргә республика хөкүмәте дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтү буенча кайбер чаралар әзерләнә. "Татнефть" компаниясе дә бу изге эштән читтә калмады - ул 18 млн. сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтергә карар кылды.
Әлеге ярдәм төзекләндерергә мөмкин булмаган 10 шәхси йортта яшәүчеләргә һәркайсына 1,8 млн. сум исәбеннән торак сатып алуга тотылачак.


"Татнефть" ААҖнең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250