1 нче лицей укучылары авыру балаларга акча җыйды [+ФОТОЛАР]
Концерт-ярминкәдә 50 мең сум акча җыелды.
Изгелек кыл да суга сал, диләр. Әгәр суга салмыйча, аны җәмгыятькә чыгару файдага гына булса нишләргә? Татар-төрек лицее коллективы нәкъ менә шуның өчен хәйрия концертын бөтен шәһәргә шаулатып уздырды да инде. Изгелек кылучылар күбрәк булган саен бу игелек барып ирешәчәк балалар саны да артачак кына бит.
«Иске Әлмәт» Мәдәният йортында булып узган концертны тамаша кылып, булдырдылар, дип кайттым. Тәэсирләнү өчен сәбәпләр дә, күргәннәр дә күп булды ул көнне. 1 нче лицей тәүге тапкыр «Татнефть» компаниясе, социаль яклау идарәсе һәм «Лига» чыгарылышының хәйрия фонды белән берлектә хәйрия концерты белән ярминкә оештырды. Максатлары да изге - җыелган акча балалар церебраль параличы белән авыручылар өчен махсус җиһазлар сатып алуга тотылачак.
Берничә атна элек үк лицейда ата-ана һәм укучылар өчен кул эшләре буенча мастер-класслар оештырылган. Кәгазьдән, баулардан, ленталардан ясалган һәм бәйләм эшләнмәләренең төрлелегеннән күзләр камашты. Нәни тамашачылар өчен фойеда рәсем түгәрәкләре дә эшләде. Ярминкәнең аш-су белән бәйле урыны кунакларга тагы да ошагандыр, мөгаен. Ата-аналар әзерләп килгән ризыклардан башлар әйләнде, чын-чынлап дуслар һәм шәһәрдәшләр җыенына әверелде ул.
- Күңелгә хуш килгән әйберләр бик күп булды. Өйгә кирәк-яраклар алдым, бүләк итәрлек кул эшләнмәләре дә шактый иде. Мондый акцияләрнең хәйриячелек белән бәйле булуыннан тыш, тагын бер уңай үзенчәлеге дә бар. Бәйрәмгә әзерләнгәндә ата-аналар, укучылар берләшә, яңалык ача, кулларына шөгыль таба, - диде әлеге ярминкә хакында дусларыннан ишетеп килгән Алсу Нәфыйкова.
- Ихластан акциядә чыгыш ясаган һәм катнашкан ата-аналарга, балаларга, әлеге идея белән чыккан татар-төрек лицее җитәкчелегенә район башлыгы исеменнән рәхмәт җиткерәсем килә, - дип район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова да үз чыгышында һәркемнең өлешен ассызыклады. - Әгәр син янәшәңдә изгелек булуын теләсәң, аны үзең эшли башла, дип язган үзенең көндәлекләрендә Лев Толстой. Әгәр халык өчен игелек кылу гадәти гамәлгә әверелсә, кешеләр йөзендә аерым бер нур бөркелә башлаячак. Без ярдәм итә алганыбыз өчен сөенеп яши башлаячакбыз. Нинди изге адым булуы мөһим түгел, бәләкәйме ул, тәүгеме - аның чын күңелдән булуы кирәк. Лицей-интернаттан үрнәк алып, мохтаҗ булучыларга ярдәм итүчеләр күбрәк булсын иде.
Лицей укучылары әзерләгән концерт та югары дәрәҗәдә узды. Казан артистлары бер якта торсын, билләһи. Иң элек осталыктан бигрәк егетләрнең йөзләрендәге ихласлылык тамашага җылылык өстәгәндер. Төрек, инглиз, саф татар телләрендә җырлар-шигырьләр яңгырады. Милли биюләр дә сәхнәгә ямь өстәде.
Залның тулы булуы (билет бәясе 200 сум иде), аш-су ярминкәсендә соңга таба бер генә ризык калмавы, кул эшләнмәләренең дә сатылып ук бетүе янәшәбездә киң күңелле һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер булучыларның күп булуы хакында сөйләде. Киләсе елларга да мондый хәйрия концертларының булачагына ышандырып калды лицейлылар. Алардан үрнәк алып, башка уку йортлары да изге чаралар уздырачагын ирештерде.
Филүзә Хәмидуллина
Автор фотосы
Марат Заһидуллин, 1 нче лицей директоры:
- Изгелек белән сугарылган бәйрәм-ярминкә оештыру теләге күптәннән бар иде. Аны әзерләүдә бөтен сыйныфлар, ата-аналар һәм укытучылар катнашты. Татар гимназиясе дә ярдәм итте. Оештыру нечкәлекләрен үз өстебезгә алдык. Укучыларда иҗади башлангычны үстерү өчен дә мондый чаралар әһәмиятле дип саныйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа