1 декабрьдән Төркия тавыкларын ашамыйбыз
Бу хакта Россельхознадзор материалларына таянып, «РИА Новости» хәбәр итә.
1 декабрьдән Россиягә төрек предприятиеләренең берсендә җитештерелүче кош ите кертелми башлый. Атап әйткәндә, CP Standart Gida Sanayi ve Ticaret Anonim Sirkorti компаниясе продукциясенә.
Сәбәбе - кош итендә листерияләр - авыру китереп чыгара ала торган бактерияләр табылу.
Ноябрьнең соңгы көннәрендә Россиягә кертелә торган әлеге продукция ныклы лаборатор контроль узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа