1 апрельдән татарстанлыларның социаль пенсияләре арта
1 апрельдән дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр 2,9 % ка арттырыла, бу 2017 елда пенсионерларның яшәү минимумы арту темпларына туры килә.
Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия билгеләнгән кешеләр: хәрби хезмәткәрләр, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Блокададагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнүчеләр, космонавтлар, шулай ук һәлак булган (үлгән) хәрби хезмәткәрләрнең хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары һәм чернобыльчеләр пенсияләре артуга өмет итә ала.
Социаль пенсияләр алучыларга да түләүләр арта. Болар картлык буенча иминият пенсиясе алу өчен җитәрлек кадәр эшләмәгән, туендыручысын югалткан кешеләр, тома ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм ата-анасының икесе дә билгесез булган балалар.
Бу юлы пенсионерның эшләвенә яки эшләмәвенә карамастан барысының пенсияләренә дә индексация ясалачак.
Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиянең уртача күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 1 гыйнварына 8 меңнән артык тәшкил итә.
Элеккечә үк, 2018 елда да Татарстанда айлык кереме пенсионерның яшәү минимумыннан ким булган пенсионерлар булмаячак. Барлык эшләмәүче пенсионерларга пенсияләрен пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсенә (бездә ул 8232 сум тәшкил итә) җиткерү өчен федераль социаль өстәмә түләнәчәк. Әлеге сумма Россия Пенсия фонды линиясе буенча билгеләнгән пенсиягә социаль яклау линиясе буенча социаль түләүләрне кушудан барлыкка килә.
Россия Пенсия фондының дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән https://es.pfrf.ru сайтында гражданинның шәхси кабинетында электрон рәвештә файдаланыгыз.
ПФРның кайнар линиясе 8 800 302 2 302
Идарәнең кайнар линия телефоны 074
Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia